Өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды
Бүген Сарман гимназиясенең спорт залында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк укучы кызлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге үткәрелде.
Ярышларда район мәктәпләреннән 14 команда – барлыгы 42 уенчы катнашты. Һәр команданы өчәр кыз яклады. Нәтиҗәдә Сарман гимназиясе теннисчылары җиңү яуладылар. Мортыштамак гомумбелем бирү мәктәбе командасы – икенче, Сарман урта мәктәбе укучылары өченче булдылар. Петровка Завод урта мәктәбе кызлары дүртенче урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев