САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өмелҗинан апа 95 яшен дә җырлап каршы алды

Яңа йорт салсалар да, Өмелҗинан апа яшьлеген искәртеп торучы ярты гасырлык алмагачны да кистермәгән, матур хатирәләрне саклаучы келәтен дә сүттермәгән.

Чукмарлы авылында яшәүче Хәсәнова Өмелҗинан Сабирҗан кызына бүген 95 яшь тулды. Яшь чагыннан ук җырларга ярата ул. “Олы юлның тузаны” аеруча кадерле. Аның белән бергә күңелендә яшьлек хатирәләре, узган хөрмәтле тормыш юлы саклана. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, аның урынбасары Гөлия Афанасьева, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова, балалары да юбилярга сихәтлек, куанычлы гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. 95 яше тулган көнне Өмелҗинан апа ярты гасырдан артык күрешмәгән икетуганы Мөхәссәнә апа белән дә очрашты.
Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев