САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Олимпия комитеты Камилә Вәлиеваның канына тыелган матдә эләгү сәбәбен фаразлады

Камилә Вәлиева, допинг-тесты уңай булуга карамастан, Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта фигуралы шуу буенча шәхси ярышларда чыгыш ясый ала.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваның канына тыелган матдә аның бабасы ашаган ризык белән эләгергә мөмкин. Мондый версияне Халыкара Олимпия комитетының дисциплинар комиссиясе башлыгы Денис Освальд тәкъдим итте.

Спорт түрәсенең сүзләрен журналист Том Шад үзенең Twitter социаль челтәрендәге аккаунтында язган.

Исегезгә төшерәбез, Камилә Вәлиева, уңай допинг-тест булуга карамастан, Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта фигуралы шуу буенча шәхси ярышларда чыгыш ясый ала.

Россия илкүләм допингка каршы оешма Камилә Вәлиеваны ярышлардан вакытлыча читләштерүне гамәлдән чыгарырга дигән карар кабул итте. Ә Спорт арбитраж суды Халыкара Олимпия комитеты, Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы һәм Халыкара тимераякта шуучылар берлеге апелляциясен кире какты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев