САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурсинә Хәйруллинага Мәскәү грамотасы тапшырылды

.

Россия Пенсионерлар берлегенең Сарман районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Хәйруллина Нурсинә Гыйльфан кызы Пенсионерлар берлеге максатларын тормышка ашыру, республика пенсионерларының тормыш сыйфатын күтәрү буенча куйган күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Россия Пенсионерлар берлегенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.
- 28 ноябрьдә Казан шәһәрендә Россия Пенсионерлар берлеге Татарстан бүлегенең чираттагы конференциясе булды. Анда дүрт еллык эшкә йомгак ясалды, киләсе елларга бурычлар билгеләнде, пенсионерлар хәрәкәте алдынгылары бүләкләнде. Мәскәү грамотасына берничә генә пенсионерлар хәрәкәте активисты лаек булды. Үземнең дә алар арасында белән булуым бик горурланам. Бу – киләчәктә дә тырышып эшләргә этәргеч бирә торган зур бүләк, - диде Нурсинә Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев