Ник ял итә белмибез?!
Сизәсездер, гаилә белән ял итәргә дип, өйдән чыгып китүебез генә була, шунда ук ызгыш-талаш башлана. Ялга барып кайткан арада аерылышу чигенә барып җитмәс өчен нишләргә?
Җәйнең соңгы аен вакларга да күп калмады. Ә август – җәйге ялның иң кызган чоры. Отпускны күңелле дә, файдалы да итеп үткәрергә теләүчеләр өйдә утырмый. Берәүләр чит шәһәрдә яшәүче туган-тумачага кунакка яки дуслар белән ил буйлап сәяхәткә җыенса, икенчеләр диңгез ярын сайлый. Тик ялны дөрес итеп оештыра белергә дә кирәк. “Былтыр дүрт кешелек гаиләбез белән машинада Анапага ял итәргә бардык. Тик ялыбыз ял булмады. Кайтып җиткәнче, ирем белән әллә ничә тапкыр аерылыша яздык, билләһи. Юк кына урында талашабыз да китәбез. Моннан ары машинада сәяхәт итмәскә булдык”, – ди Казанда яшәүче Лилия Зиннәтуллина.
Зиннәтуллиннар кебекләр бихисап. Белгечләр исә, ялга кузгалыр алдыннан, берничә киңәшкә колак салырга куша. Һичшиксез, файдасы тиячәк, ди алар.
1 нче кагыйдә. Хатын-кызлар белән чагыштырганда, ир-атларга яңа урында җайлашу өчен озаграк вакыт кирәк. Нишләтәсең, аларның холкы шундый. Шуңа күрә ялга килеп җитүгә, ирне: “Тегене эшлә”, “Бу кирәк”, – дип аптырата башлау артык. Югыйсә аның кызып киткәнен көт тә тор. Сабыррак булыгыз. Аның каравы ирләрдә абстракт, ягъни гомуми фикерләү сәләте көчлерәк. Бераз тын алганнан соң, алар менә дигән ял маршруты төзеп бирәчәк.
2 нче кагыйдә. Хатын-кызлар артык хисчән. Шуңа күрә яңа урынга килеп җитүгә, шунда ук аһ-ваһ килергә, тирә-юньне фотога төшерергә, кыскасы, хисләре белән уртаклашырга тотыналар. Ә ирләргә… тынычлык кирәк. Алар хатын-кызның чырылдавыннан бик тиз туя. Бу исә аларның ачуын чыгара. Иң яхшысы – беренче көнне хис-тойгыларыгызны бик үк сиздермәскә тырышыгыз.
3 нче кагыйдә. Табиблар әйтүенчә, урын алмаштыру, моңарчы таныш булмаган ризык, яңа хис-кичерешләр хатын-кызның организмына турыдан-туры тәэсир итә. Аларның психик халәте үзгәрә. Моның нәтиҗәсе буларак, ялда гүзәл затлар начар йоклый башларга, кул-аяклары сызларга мөмкин. “Чирләшкә”гә әйләнергә һәм ирегезне үз борчу-мәшәкатьләрегез белән йөдәтергә теләмисез икән, ял башында үзегезгә күбрәк игътибар бирегез. Ничек кенә булмасын, ял ничек башланса, шулай дәвам да итәчәк.
4 нче кагыйдә. Өйдә онытылып калган күзлек яки төшке ашта пычранган яңа футболка аркасында низаг чыкса да, тавышны зурга җибәрмәгез. Чөнки сез генә түгел, бөтен гаиләгез ял итәргә тели бит. Шуңа күрә балтасы суга төшкән кеше кебек йөрүнең бернинди файдасы булмаячак. Якыннарыгызның кәефен тәмам кырып кына бетерәчәксез.
Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, ир белән хатын ялда барыннан да бигрәк хатын-кызның акчаны дөрес тота белмәве аркасында талаша (42 процент). Икенче урында – ялга баглаган өметләр акланмау (38%). Дөресрәге, ир-атлар ялны – бер төрле, хатын-кызлар исә башкача күзаллый. Бергә артык күп вакыт үткәрү дә ачуны китерә хәтта (32%). Болай фикер йөртүчеләр: “Көндәлек тормышта без моны онытып бетергән”, – дип белдергән. Беренче бишлеккә чемоданда кием-салым җитмәү яки, киресенчә, артык күп булу һәм ирнең яки хатынның фотога төшерә белмәве дә эләккән.
ФИКЕР
Дарья ИБРАҺИМОВА, сәяхәтче-блогер:
– Без ял итә белмибез. Сәяхәтчеләрнең иң зур ялгышы – берничә көнлек ял эчендә мөмкин кадәр күбрәк эш башкарырга: истәлекле урыннарны карарга, кибетләрдә йөрергә, сәламәтлекне төрлечә ныгытырга тырышалар. Ахыр чиктә, арып-талып бетәләр дә бер-берсенә акырырга-бакырырга тотыналар. Аз булса да, булганы яхшырак, дигән алтын кагыйдәне истән чыгармагыз. Ял, иң беренче чиратта, бергәләп күңел ачу өчен кирәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/27/190492/
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев