САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

Бүген район Советының утырышлар залында Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Наркотик һәм психотроп чараларның, агулы һәм көчле тәэсир итүче матдәләрнең һәм аларның аналогларының законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау эшен оештыру турында Сарман районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы Айдар Гатиятуллин чыгыш ясады. Ул тәмәке катнашмаларын, спайсны һәм синтетик психоактив матдәләрнең башка төрләрен таратуга бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм чикләү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелегенә тукталды, шул исәптән Интернет челтәре аша булганнарын да атады.
Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында асоциаль күренешләрне профилактикалау, яшүсмерләрне спорт секцияләренә, яшүсмерләр клубларына җәлеп итү турында мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, аграр көллияте директоры урынбасары Данир Хәсәншин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин сөйләделәр. Үзәк хастаханәнең наркология кабинеты шәфкать туташы Розалия Сәгъдатова да теманы дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев