САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Нәбил абыйның хезмәт стажы 50 елдан артып китә

Бүген Сөлек авылында гомер кичерүче Миңниев Нәбил Миңнемөхәммәт улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул шушы авылда ук туып-үсә, гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куя, механизатор булып эшли.  Фидакарь хезмәте өчен төрле дәрәҗә бүләкләргә лаек була. Тормыш иптәше Зәмһәрия апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. 
Нәбил абыйны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга бәйрәм теләкләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, үзәкнең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Айгөл Хәйруллина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев