Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче район егетләре кайнар сәлам юллыйлар
Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәүне хәзер егетләр зур горурлык белән башкаралар. Яше җитүгә, югары уку йортында укысалар да, аны тәмамлагач та, үзләре теләп, хәрби хезмәткә китәләр. Дөньялар гына тыныч булсын, дип фатихасын бирә ана, чын егет булып кайт-сын, дип, тели ата кеше. Хөкүмәтебез тарафыннан да хәрби хезмәткә игътибар артты хәзер,...
Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәүне хәзер егетләр зур горурлык белән башкаралар. Яше җитүгә, югары уку йортында укысалар да, аны тәмамлагач та, үзләре теләп, хәрби хезмәткә китәләр. Дөньялар гына тыныч булсын, дип фатихасын бирә ана, чын егет булып кайт-сын, дип, тели ата кеше.
Хөкүмәтебез тарафыннан да хәрби хезмәткә игътибар артты хәзер, хәтта һәр районның үзенең шефлыкка алган - якташлары хезмәт итә торган частьләре дә бар.
Узган ел безнең район хакимияте белән Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад районы Шарапово бистәсендә урнашкан 14258 нче хәрби часть арасында хезмәттәшлеккә килешү төзелгән иде. Шуның нигезендә һәр чакырылыш вакытында частькә барып, райондаш егетләребезнең хезмәт итү шартлары, казармаларда яшәү, ял итү мөмкинлекләре белән танышу каралган. Шушы көннәрдә Сарман һәм Мөслим районнары җитәкчелеге вәкилләре һәм әти-әниләр әлеге частьтә булып кайттылар. Бүгенге көндә анда унсигез - Сарман, унтугыз Мөслим егете хезмәт итә. Егетләр Россия Федерациясенең Коралланган Көчләр хәрби белгечләрен әзерләү һәм белемнәрен күтәрү буенча Төрара үзәккә сак, тәэмин итү һәм автомобиль хезмәте күрсәтәләр.
Татарстан делегациясен бу юлы да бик җылы кабул иттеләр биредә. Әти-әниләргә уллары белән күрешүне оештырдылар. Ашханәдә мул табын әзерләнде. Өстәлләргә туган якларыннан килгән күчтәнәчләр, чәк-чәк, какланган, ысланган казлар куелды. Хөрмәт белән, изге теләкләр теләнә-теләнә, Сарман, Мөслим икмәкләре киселде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгатен һәм акчалата бүләген егетләр ихластан сөенеп кабул иттеләр. Аларның "Сарман" газетасы саннарын кызыксынып укуларын күзәттек. Туган якка мәхәббәт чит җирләрдә сынала шул. Район турындагы кинофильм аны тагы да ныгытты. Кич буе бергә булдылар егетләр, рәхәтләнеп ял иттеләр, сыйландылар.
- Армия хезмәте бик җиңелләрдән түгел инде. Моннан чыныгып, чын егет булып, тормыш мәктәбе узып кайтасың, - диделәр егетләр һәм якыннарына, авылдашларына кайнар сәламнәрен юлладылар.
Ә хезмәт итү шартлары биредә бик яхшы. Командирлары да кешелекле, солдатлар арасында үзара дуслык та әйбәт. Инде озакламый, Алла боерса, хезмәт итү срогын тутырып, кайберләренең кайту вакыты да җитә. Исән-имин очрашулар насыйп итсен Ходай.
Часть командиры полковник Виктор Буйволов белән очрашу тәэсирле үтте. Ул егетләрнең хезмәтеннән канәгатьлеген белдерде. Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты начальнигы Дашгын Гасанов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән частькә истәлек бүләге - флейта тапшырдылар.
- Киләчәктә Кремль янындагы мәйданчыкта чыгыш ясарлык оркестр туплау исәбебез, бу уен коралы безгә бик кирәк иде, - диде, ихластан рәхмәтен белдереп командир.
Солдатлар белән күрешү аеруча әти-әниләр күңелендә матур хатирәләр калдырды. Ике әти-әнинең гомер бәйрәмнәре нәкъ менә уллары белән очрашу көненә туры килүе дә истәлекле булды.
Хәрби хезмәт урыннарында булу Россия Федерациясендә саклануга сәләтлелекне ныгыту, яшьләр арасында гражданлык һәм патриотик хисләрне тәрбияләү максатларында оештырыла. Монда барысы да ачык, анык. Хәзер егетләргә элек күпләр курыккан "дедовщина" да янамый. Барысы да - тигез хокукларда, барчасына да бертөрле караш. Нинди генә шартларда да югалып калмау, үз-үзеңне яклый алу сәләте менә үзеңнән тора. Ә хәрби хезмәт кыюлыкны арттырырга, тормышта үз урыныңны табарга да ярдәм итә.
Әйе, яшьләр - безнең киләчәгебез, дигән әйтем бар. Искергән кебек тоелса да, ләкин бик тирән эчтәлекле, әһәмиятен мәңге җуймас сүзләр. Бүгенге көндә нинди алмаш, нинди буын тәрбияләсәк, алдагы көнебез дә шундый мохитта үтәчәк.
- Яшьләр сәясәте - мөһим мәсьәләләрнең берсе, яшьләр белән эшләүне тагын да җанландырырга, аларның тормышлары белән якыннан кызыксынырга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Ялларын ничек уздыралар, спорт мәйданчыклары, мәдәният йортлары буш тормыймы - барысы да контрольгә алынырга тиеш, - дигән иде Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да, Дәүләт Советында бердәмроссиялеләрнең фракция җитәкчеләрен җыйгач.
Альбина Сабирова, "Бердәм Россия" партиясенең район Советындагы фракциясе җитәкчесе, социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев