САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәү банкы кассиры Луиза Хәйруллинаны да уздырган

Мәскәүдә 41 миллион сум акча урлап качкан кассир хатынны федераль эзләү игълан ителгән.

Җинаять башкала үзәгендә урнашкан валюта алмаштыру пунктында булган. Бу турыда бүген үз чыганагына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Кассир хатын клиентның 41 миллион сум акчасын алып качкан. "Җинаятьтә гаепләнүче хатынны федераль эзләү игълан ителде", - дип әйткән агентлык чыганагы.

РИА Новости агентлыгына Мәскәү полициясе матбугат хезмәтендә белешмә биргәннәр. Җинаять Елисеевский проспектында урнашкан валюталар алмаштыру пунктында була. Бер фирма директоры валюта алмаштырырга килә. Аның белән инкассаторлар да була. Фирма директоры 41 миллион сум акчаны долларга алмаштырырга җыена. Кассир акчаларны саный. Ул кирәк кадәр күләмдә акча булмавын әйтә һәм урамга чыгып көтеп торырга сорый.

Шуннан соң кассир хатын акчаларны ала һәм кача.

41 миллион сум урлауда шикләнелүче кассирга карата мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше ачылган, аны ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/bashkalada-41-million-urlap-kachkan-kassirny-ezlil-r/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев