САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Мортыштамакта җырчы Гөлнур Латыйпованы искә алдылар 

Кичә, 22 апрель көнне, Мортыштамак авылы мәдәният йортында районыбызның танылган җырчысы Гөлнур Латыйпованы искә алу кичәсе узды.


 Аны җырчының улы Эдуард оештырды. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Гомерен район халкына җыр-моңнар бүләк итүгә багышланган Гөлнур Зәкиҗан кызын хөрмәт итеп, аның туганнары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, дуслары, авылдашлары, аның иҗатын үз итүчеләр җыелган иде. Кичә җылы хатирәләр, матур истәлекләр, җыр-моң белән үрелеп барды. Очрашуда Гөлнур апа, Эдуард иҗат иткән шигырьләр, җырчының аудиотасмада сакланган җырлары да яңгырады. 
Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз. 
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев