САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАГАНДА СӘЛАМӘТ БАЛАЛАР КАЛМЫЙ!?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Милли медицина тикшеренү үзәге Россия укучыларының сәламәтлеген анализлаган. Әйтергә кирәк, нәтиҗәләр сөендерми.

Бактың исә, беренче сыйныфка баручыларның бары тик 4,3 проценты гына тулысынча сәламәт икән. Ә менә 11 нче сыйныф ахырына тулысынча сәламәт балалар гомумән калмый ди. Соңгы елларда балаларда функциональ тайпылышлар 15 процентка арткан, шулай ук табиблар хроник авыруларны да 52,8 процентка ешрак ачыклый башлаган.

Малайлар гадәттә артык авырлык, астма, ашказаны җәрәхәтләре, гипертония һәм яссы табанлыктан интегә. Ә менә кызлар арасында исә, киресенчә, авырлык җитмәү, невроз, баш авырту һәм күз начар күрү кебек авырулар еш очрый.

 

Реклама

Табиблар фикеренчә, малайлар өчен психологик яктан иң авыр чор – 1-3нче һәм 11нче сыйныфлар. Кызларны исә 9-11нче сыйныфларны авыр кичерә.

Фото: pixabay.com

yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев