Миннәхмәт абый Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан фронт елларын искә төшерә +ВИДЕО
Күтәмәле авылында яшәүче сугыш ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була.
Аңа ул фабрика-завод һөнәри-техник мәктәбеннән алына. Җиде балалы гаиләдә иң өлкәне булган Миннәхмәт абый сугышта батырлык та күрсәтә, авыр яралана да. Ә Бөек Җиңүне ул Венгриядә каршылый. Туган якларына аңа исән килеш әйләнеп кайту бәхете дә насыйп була. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә ветеран тагын бер кат сугышчан юлларын барлый, тыныч тормышның кадерен белергә чакыра.
Зөлфия Шәрипова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев