САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңниса апа 90 яшен якыннары белән бәйрәм итә

Чукмарлы авылында яшәүче Әхмәтшина Миңниса Мостафа кызына бүген 90 яшь тулды.

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, аның урынбасары Гөлия Афанасьева, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова, туганнары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
Балачак һәм яшүсмер еллары сугыш вакытына туры килә Миңниса апаның. Дүрт класс белеме белән, бик яшьли эшкә чыга ул. Фермада сыерлар сава, бозаулар карый. Петровка спирт заводында, аннан мәктәп интернатында төнге тәрбияче, соңгы елларда мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. «Хезмәт ветераны» бүгенге көндә сеңлесе Гөлсинә апа тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев