САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Минем бабай (әби) – җиңүче". Кәүҗияктән Алсу Газизова

Дуслар! Исегезгә төшерәбез: бүген - "Минем бабай (әби) - җиңүче" акциясенә фотолар җибәрү өчен соңгы көн. Чираттагы катнашучыбыз - Кәүҗияк авылыннан Алсу Газизова. - Минем бабай - Газизов Зиннур Миргалим улы 90 яшен тутырды. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны. Бабай армиягә 17 яшендә китә, 8 ел хезмәт итә. Дзержинский...

Дуслар! Исегезгә төшерәбез: бүген - "Минем бабай (әби) - җиңүче" акциясенә фотолар җибәрү өчен соңгы көн.

Чираттагы катнашучыбыз - Кәүҗияк авылыннан Алсу Газизова.

- Минем бабай - Газизов Зиннур Миргалим улы 90 яшен тутырды. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны. Бабай армиягә 17 яшендә китә, 8 ел хезмәт итә. Дзержинский исемендәге дивизиягә ул вакытта сайлап кына алалар. 1945 елда Җиңү парадында почетлы каравылда тора.

"Дөньялар тыныч булсын, без күргәннәрне балаларга, оныкларга , оныкчыкларга күрергә язмасын", - ди ул. Бабайның бүгенге көндә 13 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Без аның белән горурланабыз һәм аңа сәламәтлек телибез, - дип язды безгә Алсу.

Кызыклы факт

Бабасы Зиннур Газизов белән фотоны безгә Рангазар авылыннан Нияз Илдаров та җибәргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев