Мин бабам белән бик горурланам!, - ди Кәримов Рафаэль
Минем бабам Габдрахманов Әүхәт Габдрахман улы Сарман районы Рангазар авылында туган.
Бөек Ватан сугышында 1945 елның февраленнән май аена кадәр катнаша. 3 нче Белорус фронтының гамәлдәге армиясе составында рядовой булып Чехословакияне азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен Әүхәт бабам II нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыш тәмамланганнан соң тагын 5 ел Ватанга хезмәт итә һәм 1950 нче елда гына демобилизацияләнә. 1957 елдан пенсиягә кадәр нефтьче булып эшли. Кызганычка каршы, мин аны күрмәдем. Әмма әни һәм әбием сөйләүләрен тыңлап, мин аның тыныч холыклы, әмма кыю һәм максатчан кеше булуын беләм. Баш өстебездәге күгебез тыныч булсын ". Кәримов Рафаэль Марс улы, 5 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев