Матур ишегаллары хуҗаларның визит карточкасы булып тора
Сарманның Куйбышев урамында урнашкан 80 йорты ишегалдын узган 2022 елда төзүчеләр төзекләндерсә, андагы зәвыклы бакчаны биредә яшәүчеләр үзләре булдырганнар.
Озак еллар әлеге йортта гомер кичерүче апалар үз эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк булып торалар.
— Матурлыкны кем генә яратмый икән? Подъезд ишеген ачып, урамга атлауга, аллы-гөлле чәчәкләр каршы алгач, үзебезгә дә рәхәт бит, — диде әлеге йортта 17 ел гомер кичерүче Фәридә Әгъләмова.
Йорт каршындагы гүзәллек бакчасында чәчәкләрнең күпьеллыклары да, бер генә җәй ямьләп утыра торганнары да бар. Роза, лилия, хризантема, әллә ничә төрле петуния, кашкарый, сальвия, канәфер, ромашка һәм башкаларын, хәтта рәйхан гөлен дә матурлап, җайлап утыртканнар. Шундый купшы түтәлләр йорт алдында берничә булып чыкты. Күршеләре Фагыйлә, Роза апалар да чәчәкләр үстерергә яраталар. Алар да матурлык, чисталык булсын өчен тырышып йөриләр. Бергәләшеп газ торбасы баганаларын, эскәмияләрне, урналарны, ишекләрне буяганнар. Су сипкәндә, яки башка төрле төзекләндерү эшләренә тотынсалар, йортта яшәүче ир-атлар, хатын-кызлар да кушылалар.
Бу йортта яшәүчеләр өчен тагын бер куанычлы хәбәр бар: киләсе 2024 елда әлеге күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерү программасы нигезендә тагын да матурланачак, яңа сулыш алачак. Әлбәттә, төзекләндерелгән, тәрбия күргән ишегалды биредә яшәүчеләрнең «визит карточкасы» булып тора. Гүзәллек тудыручылардан үрнәк алып, киләчәктә башка ишегаллары да шулай ямьләнер, чәчәкләргә күмелер, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев