САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Матур эшләребез бар

Газетаның бер санында басылып чыккан "Керәшенем - асыл бизәгем" дип исемләнгән мәкаләне укыгач, мин дә үзебезнең "Иганә" ансамбле хакында язарга булдым. Аны 1974 елда Роза апа Аксакова оештырды. Ул вакытларда бөтен республикага өч кенә ансамбль иде. Шуның берсе-безнеке. Әле дә хәтердә, оешкан елында ук коллектив Казан шәһәрендә узган смотр концертта...

Газетаның бер санында басылып чыккан "Керәшенем - асыл бизәгем" дип исемләнгән мәкаләне укыгач, мин дә үзебезнең "Иганә" ансамбле хакында язарга булдым. Аны 1974 елда Роза апа Аксакова оештырды.
Ул вакытларда бөтен республикага өч кенә ансамбль иде. Шуның берсе-безнеке. Әле дә хәтердә, оешкан елында ук коллектив Казан шәһәрендә узган смотр концертта катнашты. Программабыз онытыла барган гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга нигезләнеп төзелгән иде. Аны тамашачылар да, жюри әгъзалары да яратып кабул итте, югары бәя бирде. Безнең чыгышны Татарстан телевидениесе аша бара торган "Туган як" кичләре тапшыруына да тәкъдим иттеләр. Шул еллардан бирле ансамбльгә нинди генә сәхнәләрдә, нинди генә конкурсларда чыгышлар ясарга туры килмәде. Һәм һәркайсыннан лауреат дипломнары, истәлек бүләкләре, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән кайтты. 1988 елда ансамбль Мәскәү шәһәренең 100 еллыгына багышланган чарада катнашу бәхетенә дә иреште. Чыгыш зур уңыш белән үтте, һәм ансамбль Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе медаленә ия булды.
Коллектив һәрвакыт иҗади эзләнүдә: репертуар яңадан-яңа борынгы җырлар, биюләр белән баетылды. Нәтиҗәдә ансамбльгә 2007 елда халык фольклор ансамбле исеме бирелде. 1983 елда Ләке мәдәният йортына Раилә Асанова директор итеп билгеләнгәч, аның эшчәнлеге тагын да җанланып китте. Үзе җырлый, баянда уйный белгән сәләтле кызның керәшен халык җырларына булган мәхәббәтен күреп, Роза апа Аксакова ансамбль белән җитәкчелек йөген дә аңа ышанып тапшырып, ялгышмый.
Ансамбль оешкан көннән алып, ягъни 38 ел шунда йөргән, иң оста солистлардан булган Тамара Подвалова, Зина Сорокина, Роза Анисимова, Ольга һәм Иван Тазовлар, Зинаида Степанова хакында, нинди генә җылы сүзләр әйтсәң дә, аз булыр. Кайда гына чыгыш ясасак та, тамашачылар аларны танып ала, сәхнәгә чыгып рәхмәтләрен әйтәләр, чәчәк бәйләмнәрен бүләк итәләр. Күптән түгел танылган җырчы һәм композитор Виталий Агаповның туган авылы Сәвәләйдә чыгыш ясадык. Ул, ансамбльгә югары бәясен биреп, болай дигән иде: "Берара сез югалып тордыгыз, бүген күреп сөендем. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын".
Соңгы вакытларда ансамбль Мамадыш районы Җөри авылында уза торган "Питрау" бәйрәмендә, анда һәм Менделеевскийда уза торган "Тойсын чибәре" конкурсларында, Азнакайда үткән "Чатыр тауда -җыен" дип исемләнгән төрки халыкларының - регионара, Әлмәт шәһәрендә ветераннарның "Балкыш" республика фестивальләрендә уңышлы чыгышлар ясап, призлы урыннар алды. Болар, әлбәттә, Ләке мәдәният йорты хезмәткәрләре Юрий Антонов, Раилә Асанова, Илгизә Сәлахова, Халидә Нәбиеваның да фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Ансамбльнең составы да елдан-ел тулылана. Анна Гомәрова, Римма Тимирова, Лиана Антонова, Валя Тазова, Энҗе Ихсанова, Таһирҗан Зарипов, Риф Вәлиев, Рафаэль Гыйләҗев ансамбльгә яратып йөриләр, барлык чараларда теләп катнашалар. Эшебездә район мәдәният бүлеге мөдире Г.Латыйпова, Сарман мәдәният йорты директоры Р.Абдуллин, туган якны өйрәнү һәм Бөек Ватан сугышы музее директоры Д.Кәшипова зур ярдәм күрсәтәләр.
Керәшен җырлары... Шулай диюгә, хәтердә мондый шигъри юллар яңара:
Керәшен карендәшем минем,
Җырларыңда синең
Бәллүр чишмәләрнең чыңы бар.
Бәгырьләргә үтеп елатырлык,
Туңган йөрәкләрне җылытырлык
Әллә нинди якты моңың бар!
Алай гына да түгел, керәшен халкының бай үткәне, матур гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәни җәүһәрләре - милли мирасы бар. Шул мирасны бөртекләп туплау, аны саклау, киләчәк буыннарга тапшыру-безнең төп максат. Мирас - ул халык, милләт хәтере. Аны югалтканнарның тарихы да, киләчәге дә юк. Кыскасы, ансамбльнең тарихыбызны, мирасыбызны барлауда, аны түкми-чәчми халыкка җиткерүдә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Алга таба да ансамбль үз кыйбласыннан тайпылмас, диясе килә. Мин аларны һәм барлык райондашларымны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхетләре теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев