Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җылы язгы салат
Сезгә җылы язгы салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кишер - 2 данә; яшел борчак - 1 банка; хөрмә җимеше - 1 уч; әстерхан чикләвеге - 1 уч; ак суган - 1 данә; үсемлек мае - 2 аш калагы. Кишерне нечкә салам формасында турыйбыз. Суганны шакмаклап турыйбыз. Яшелчәләрне 1 калак...
Сезгә җылы язгы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- кишер - 2 данә;
- яшел борчак - 1 банка;
- хөрмә җимеше - 1 уч;
- әстерхан чикләвеге - 1 уч;
- ак суган - 1 данә;
- үсемлек мае - 2 аш калагы.
Кишерне нечкә салам формасында турыйбыз.
Суганны шакмаклап турыйбыз. Яшелчәләрне 1 калак май белән, каплап, бераз томалап пешерәбез.
Хөрмә җимешләрен юабыз, төшләрен алабыз, салам формансында турыйбыз.
Әстерхан чикләвекләрен ваклыйбыз.
Бөтен ингредиентларны кушабыз, салатка тоз сибәбез, тагын 1 калак май өстибез. Бутыйбыз. Табынга бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев