САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кыяр һәм борыч белән салкын аш

Сезгә кыяр һәм борыч белән салкын аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кабак төшләре - 2 аш калагы; - шикәрсез йогырт - 250 грамм; - ак икмәк - бер телем; - кедр чикләвеге - 1 чәй калагы; - кыяр - 400 грамм; - кызыл баллы борыч - 50 грамм....

Сезгә кыяр һәм борыч белән салкын аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- кабак төшләре - 2 аш калагы;

- шикәрсез йогырт - 250 грамм;

- ак икмәк - бер телем;

- кедр чикләвеге - 1 чәй калагы;

- кыяр - 400 грамм;

- кызыл баллы борыч - 50 грамм.

Икмәккә зәйтүн мае сеңдерәбез. Кабак төшләрен чистартабыз һәм кыздырабыз.

Тышлары салдырылган кыярларны турыйбыз һәм миксерда ваклыйбыз. Әлеге катнашмага кедр чикләвеге, икмәк, йогырт өстибез, янәдән миксерда болгатабыз һәм суыткычка 20 минутка куябыз.

Ашны салкын килеш, кабак төшләре һәм шакмаклап туралган кызыл борыч салып, бирәбез.

Барлыгы 40 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев