Сезгә карбыз һәм брынза салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - карбыз - 500 грамм; - брынза - 200 грамм; - яңа базилик - 1 бәйләм; - яңа кузгалак - 1 бәйләм; - лимон согы - 1 аш калагы; - зәйтүн мае - 2 чәй калагы; - кара борыч -...
Сезгә карбыз һәм брынза салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- карбыз - 500 грамм;
- брынза - 200 грамм;
- яңа базилик - 1 бәйләм;
- яңа кузгалак - 1 бәйләм;
- лимон согы - 1 аш калагы;
- зәйтүн мае - 2 чәй калагы;
- кара борыч - 1 чеметем.
Уртача карбызның ¼ өлешен тышыннан һәм төшләреннән арындырабыз. Шакмаклап турыйбыз.
Брынзаны шулай ук шакмаклап турыйбыз һәм карбызга өстибез.
Базилик һәм кузгалакны турап, салатка салабыз. Лимон согы сибәбез һәм зәйтүн мае салабыз. Яңа тартылган кара борычны тәм буенча өстибез (бераз гына).
Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.
Нет комментариев