Матбугат үзәгеннән көн рецепты – итле сыр ашы
Сезгә итле сыр ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кишер - 1 данә; - суган башы - 1 данә; - бәрәңге - 5 данә; - йомшак сыр - 200 грамм; - яшелчә шулпасы - 1,5 литр; - фарш - 250 грамм; - зәйтүн мае, тоз, тәмләткечләр, укроп - тәм...
Сезгә итле сыр ашы рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- кишер - 1 данә;
- суган башы - 1 данә;
- бәрәңге - 5 данә;
- йомшак сыр - 200 грамм;
- яшелчә шулпасы - 1,5 литр;
- фарш - 250 грамм;
- зәйтүн мае, тоз, тәмләткечләр, укроп - тәм буенча.
Суганны, бәрәңгене - шакмаклап, кишерне салам формасында турыйбыз. Укропны ваклыйбыз. Фаршны зәйтүн маенда 5 минут кыздырабыз, суган белән кишер өстибез, 5-7 минут томалап пешерәбез.
Шулпаны кайнатабыз, бәрәңге һәм фарш белән кыздырылган яшелчәләр өстибез, 10 минут пешерәбез. Зур булмаган порцияләр белән сыр салабыз. Тәм буенча тоз, тәмләткечләр өстибез.
Тагын 3 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев