САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиңел аш

Сезгә җиңел аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: бәрәңге - 3-4 данә; суган башы - 1 данә; ак май - 25 грамм; тоз, борыч, бераз мөшкәт чикләвеге - тәм буенча; сөт - 2-4 аш калагы; уылган сыр - 100 грамм; тавык шулпасы; яңа яшеллек. Суганны ак майда алтын төскә кергәнче...

Сезгә җиңел аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • бәрәңге - 3-4 данә;
  • суган башы - 1 данә;
  • ак май - 25 грамм;
  • тоз, борыч, бераз мөшкәт чикләвеге - тәм буенча;
  • сөт - 2-4 аш калагы;
  • уылган сыр - 100 грамм;
  • тавык шулпасы;
  • яңа яшеллек.

Суганны ак майда алтын төскә кергәнче кыздырабыз.

Кайнап торган шулпага эре итеп туралган бәрәңге, тоз, борыч сибәбез, мөшкәт чикләвеге салабыз.

Бәрәңге әзер булгач, шулпадан алабыз, блендерда, кайнар сөт сала-сала, ваклыйбыз.

Әзер пюрены шулпа белән бутыйбыз, табынга куяр алдыннан уылган сыр салабыз. Сыр эрегәнче болгатабыз. Яшеллек белән бизибез.

Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев