САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – файдалы конфетлар

Сезгә файдалы конфетлар рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: күрәгә - 100 грамм; караҗимеш - 150 грамм; солы лачаулары - 100 грамм; әстерхан чикләвеге - 50 грамм; лимон - ½ данә; бал - 50 грамм; кунжут - 3 аш калагы; кокос йомычкасы - 2 аш калагы. Күрәгә һәм караҗимешне яхшылап юабыз...

Сезгә файдалы конфетлар рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • күрәгә - 100 грамм;
  • караҗимеш - 150 грамм;
  • солы лачаулары - 100 грамм;
  • әстерхан чикләвеге - 50 грамм;
  • лимон - ½ данә;
  • бал - 50 грамм;
  • кунжут - 3 аш калагы;
  • кокос йомычкасы - 2 аш калагы.

Күрәгә һәм караҗимешне яхшылап юабыз һәм 15 минутка суга салабыз.

Лачауларны һәм җитен орлыкларын духовкада 170 градуста 15 минут дәвамында киптерәбез.

Лимонны кисәкләп турыйбыз, төшен алабыз, блендерда ваклыйбыз. Тирән мискегә салабыз.

Күрәгә һәм караҗимешнең суын агызабыз, блендерда ваклыйбыз. Лимон янына салабыз.

Лачауларны, җитен орлыкларын һәм әстерхан чикләвеген шулай ук блендерда ваклыйбыз.

Мискегә лачаулар, җитен орлыклары, әстерхан чикләвеге һәм бал салабыз. Яхшылап бутыйбыз.

Кунжутны тәлинкәгә салабыз.

Катнашмадан әстерхан чикләвеге зурлыгындагы конфетлар ясыйбыз. Бер өлешен - кунжутта, икенче өлешен кокос йомычкасында әвәлибез.

Конфетларны 30 минутка суыткычка куябыз.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев