Матбугат үзәгеннән көн рецепты – банан белән йомырка тәбәсе
Сезгә банан белән йомырка тәбәсе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 30 миллилитр; - крахмал - аш калагының ½; - банан - 1 данә; - яшеллек - тәм буенча; - тоз - 1 чеметем; - тавык йомыркасы - 3 данә. Бананны телемләп яки түгәрәкләп турыйбыз һәм аз гына...
Сезгә банан белән йомырка тәбәсе рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- сөт - 30 миллилитр;
- крахмал - аш калагының ½;
- банан - 1 данә;
- яшеллек - тәм буенча;
- тоз - 1 чеметем;
- тавык йомыркасы - 3 данә.
Бананны телемләп яки түгәрәкләп турыйбыз һәм аз гына майлы кызган табага салабыз. Уртача утта 2-3 минут кыздырабыз.
Йомырка, сөт, крахмал (он белән алыштырырга була) һәм тозны кушабыз да миксерда болгатабыз.
Банан кисәкләрен икенче яклары белән боргач, йомыркадан әзер булган массаны агызабыз. Каплыйбыз һәм 3-5 минут көтәбез. Яшеллек белән бизибез.
Барлыгы 15 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев