Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ананаслы-кокослы коктейль
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ананаслы-кокослы коктейль

Сезгә ананаслы-кокослы коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кокос сөте - 50-70 миллилитр; - банан - 1 данә; - консервланган ананас - 200 грамм (1 банка); - шикәр - 2 чәй калагы; - эчә торган су - 1/2 стакан. Бананны чистартабыз һәм кисәкләп турыйбыз. Консервланган ананас өстибез һәм блендер...

Сезгә ананаслы-кокослы коктейль рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- кокос сөте - 50-70 миллилитр;

- банан - 1 данә;

- консервланган ананас - 200 грамм (1 банка);

- шикәр - 2 чәй калагы;

- эчә торган су - 1/2 стакан.

Бананны чистартабыз һәм кисәкләп турыйбыз. Консервланган ананас өстибез һәм блендер белән пюрега әйләнгәнче болгатабыз. Кокос сөте, су һәм ананас сиробы кушабыз, бутыйбыз.

Нибары 5 минут вакыт җитә.


Нет комментариев