Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Алтын" сөт
Сезгә «Алтын» сөт рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - куркума - 2 аш калагы; - сөт - 200 миллилитр; - су - 200 миллилитр; - бал - тәм буенча. Куркуманы суда эретәбез, 10-13 минут куе масса барлыкка килгәнче җылытабыз. Сөтне җылытабыз һәм 1 чәй калагы куркуманы шунда эретәбез. Куркумага аллергик...
Сезгә «Алтын» сөт рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- куркума - 2 аш калагы;
- сөт - 200 миллилитр;
- су - 200 миллилитр;
- бал - тәм буенча.
Куркуманы суда эретәбез, 10-13 минут куе масса барлыкка килгәнче җылытабыз.
Сөтне җылытабыз һәм 1 чәй калагы куркуманы шунда эретәбез. Куркумага аллергик реакция булырга мөмкин, сак булыгыз!
Бутыйбыз, бал салабыз. Балны сөт белән эчәргә була.
Суычткычта чиста банкада саклыйбыз. Төнгә эчәргә киңәш ителә, сәламәтләндерү курсы - 40 көн. Үт юллары белән проблемалары булган, авырлылыкның беренче айларында эчәргә ярамый.
Әзерләү вакыты - 30 минут.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев