САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләшәү Тамак мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә бәйрәм узды

Ләшәү Тамак мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә 1 июнь -Балаларны яклау көне уңаеннан күңелле бәйрәм иртәсе үтте. Балалар янына кунакка клоун Лелик килде. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар. Клоун берсен дә өлешсез калдырмады - бүләкләр бирде. Кунакка мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина да кергән иде. Соңыннан балалар мәдәният йорты каршында...

Ләшәү Тамак мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә 1 июнь -Балаларны яклау көне уңаеннан күңелле бәйрәм иртәсе үтте. Балалар янына кунакка клоун Лелик килде. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар. Клоун берсен дә өлешсез калдырмады - бүләкләр бирде. Кунакка мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина да кергән иде. Соңыннан балалар мәдәният йорты каршында биеделәр. Ата-аналар да мондый чараларда бик актив катнаша. Бу бәйрәмдә дә клоун ролендә Нурихан белән Нуриманның әнисе Илнара Гарифуллина иде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев