Ләшәү –Тамак мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды.
Бәйрәмгә әти-әниләр дә килгән иде. Балалар бик күңелле итеп концерт номерлары күрсәттеләр. Төрле-төрле скетчлар, яңа ел җырлары, биюләре кунакларның кәефләрен күтәреп, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да абый-апаларын котлап, матур биюләр күрсәттеләр. Кыш Бабай белән Кар Кызы килгәч, балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук, балаларга бүләкләр дә тапшырылды.
Нет комментариев