Ләкедә "Бәхет" торты пешерәләр
Ләке авылы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Светлана Аксакова төрле камыр ашлары пешерергә ярата. Ә иң яратып пешергән ризыгы - "Бәхет" торты. Моның өчен ике коржик пешерергә кирәк. Аларның һәркайсы өчен 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы майонез, 1 аш калагы камыр көпшәкләндергеч, 1 стакан он...
Ләке авылы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Светлана Аксакова төрле камыр ашлары пешерергә ярата. Ә иң яратып пешергән ризыгы - "Бәхет" торты. Моның өчен ике коржик пешерергә кирәк. Аларның һәркайсы өчен 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы майонез, 1 аш калагы камыр көпшәкләндергеч, 1 стакан он алына. Боларны яхшылап бутагач, 25-30 минут духовкада пешереп алырга кирәк. Икенчесе пешкәнче, крем ясый торабыз. Аның өчен 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан сөт, 2 аш калагы он, бераз какао порошогы кирәк. Шушы массаны, газда болгата-болгата, куерганчы пешереп алабыз. Кремны ике коржик арасына да, тортның өстенә дә сөртәбез. Тортның өстен бизәп тә җибәрсәң, ул тагы да матуррак, тәмлерәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев