Ләке укучылары сәламәт яшәр өчен көрәшәләр
Ләке укучылары сәламәт яшәр өчен көрәшәләр.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “22 март - туберкулезга каршы көрәш көне” акциясе нигезендә һәр сыйныфта сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
- Билгеле булганча, туберкулез - иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе. Шуның өчен без балаларга бу куркыныч чирдән ничек сакланырга кирәклеге турында аңлатма сәгате үткәрдек.
- Үпкә туберкулезының үзенә генә хас үзенчәлекләре бармы?
- Халык арасында "флюорография сәламәтлек өчен зыянлы" мы?
- Әгәр дә флюорография үткәннән соң үпкәдә берәр төрле үзгәреш табылса?
- Туберкулезны җиңәргә мөмкинме?,- дигән сорауларга җавап табып балаларның сәламәтлеккә карата белемнәрен тирәнәттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев