САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлиллеләр кышны озаттылар

Кичә – 19 март көнне Җәлил поселогының Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта иң матур һәм күңелле бәйрәмнәребезнең берсе булган Кышны озату, Язны каршы алу үткәрелде.

- Бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Поселок халкы күңелле уеннарда, кызыклы бәйгеләрдә катнашты, әйлән-бәйлән уйнады, җыр-биюләрдән дә читтә калмады. “Барыня-сударыня” конкурсында бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнаштылар. Бай фантазия белән ясалган костюмнар, презентация, матур чыгышлар һәркемне сокландырды. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә конкурсның җиңүчесе дип Надежда Галиева танылды. Иң соңыннан карачкы яндырылды. Бәйрәм мәйданында төрле тәм-томнардан ярминкә эшләде. Шунда ук кайнар чәйдән, тәмле коймактан, хуш исле шашлык, камыр ризыкларыннан да авыз итәргә була иде, - дип хәбәр итте поселок Мәдәният сарае директоры Лилия Шәймөхәммәтова.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Җәлил поселогы Мәдәният сарае архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев