Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

«Лилия» балалары бакча белән саубуллаштылар

Бу көннәрдә балалар бакчаларында да кызу “урак өсте” – мәктәпкәчә төркем балалары бакча белән саубуллашалар. Бәйрәм тантанасы бүген Сарманның “Лилия” балалар бакчасында да бик дулкынландыргыч узды.

Балаларның “Йолдызлы сәгате” бәйрәмчә бизәлгән залда оештырылды. Тәрбиячеләр Гөлназ Шамигулова белән Венера Рәхимова нәниләрне йолдызлы очышка чакырдылар. Балалар матур биюләр, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар тәрбиячеләргә, әти-әниләргә рәхмәт сүзе буларак яңгырады. 

Мәктәпкә барырга әзерләнүче олы апаларын һәм абыйларын кечкенәләр төркеменә йөрүче энеләре һәм сеңелләре дә тәбрикләделәр. Бакчаның Йорт хуҗасы да кунакка килеп китте, балаларның гел “5”ле билгеләренә генә укуларын теләде. 

Бакча мөдире Эльмира Галиәкбәрова, методист Фирая Хәсәншина, балаларны тәбрикләп, таныклык һәм бүләкләр тапшырдылар. Кызларны һәм малайларны беренче тәрбиячеләре Миләүшә Һадиева да тәбрикләде, күчтәнәчләр өләште. 

Әти-әниләр балаларына төпле белем һәм тәрбия биргән тәрбиячеләргә, бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Алар балаларга да тәмле күчтәнәчләр һәм матур истәлек бүләкләре әзерләгәннәр иде. Соңыннан, хәерле юл теләп, күккә төрле төсле шарлар очырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев