САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил мәктәпләре укучылары "Дулкыннар" бәйгесеннән бүләкләр белән кайттылар

XII республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланды. Җәлилнең икенче санлы мәктәбенең 6нчы "А" сыйныфы укучысы Ралина Галләмова (укытучысы - Чулпан Шәйдуллина) - "Рәсем"...

XII республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланды. Җәлилнең икенче санлы мәктәбенең 6нчы "А" сыйныфы укучысы Ралина Галләмова (укытучысы - Чулпан Шәйдуллина) - "Рәсем" номинациясендә икенче урынга, Җәлил гимназиясенең 6нчы "Б" сыйныфы укучысы Эльвира Габидуллина (укытучысы - Эльмира Шакирова) "Нәфис сүз" номинациясендә махсус бүләккә лаек булдылар. Бәйгенең йомгаклау тантанасы 17 мартта Казан шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев