САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил кызы Россиядә шахмат буенча икенче урынны яулады

29 сентябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы шәһәрендә Россия Федерациясенең авыл җирлекләрендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча Россия шәхси-команда беренчелеге үткәрелде. Анда Россиянең Ленинград өлкәсеннән алып Иркутск өлкәсенә кадәр булган төбәкләрдән 27 команда катнашты. Татарстаннан Сарман районы командасын Җәлил бистәсе мәктәпләре укучылары тәшкил итте. Җәлил гимназиясеннән Рената Сөләйманова,...

29 сентябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы шәһәрендә Россия Федерациясенең авыл җирлекләрендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча Россия шәхси-команда беренчелеге үткәрелде. Анда Россиянең Ленинград өлкәсеннән алып Иркутск өлкәсенә кадәр булган төбәкләрдән 27 команда катнашты. Татарстаннан Сарман районы командасын Җәлил бистәсе мәктәпләре укучылары тәшкил итте. Җәлил гимназиясеннән Рената Сөләйманова, Руслан Нәбиуллин, икенче мәктәптән Ислам Кадыйров, Динар Яһудин, беренче мәктәптән Алия Авзалова, шулай итеп, республика, район данын якладылар.

Ярышлар Швейцария системасы буенча тугыз турда компьютер җирәбәсе кулланып, 1 сәгать 30 минут вакыт контроле белән үткәрелде.

Безнең яшь шахматчылар, барлыгы 22 очко җыеп, өченче урыннан 0,5 очкога гына калышып, команда беренчелегендә IV урынны яуладылар. Рената Сөләйманова, 9 очкодан 8,5 не җыеп, беренче урыннан Бухгольц коэффициенты буенча гына калышып, көмеш медаль яулады.

Беренче урын Иркутск өлкәсе спортчысына бирелде. Ислам Кадыйров та үзен яхшы уенчы итеп күрсәтте. Ул алты уенны ничьяга уйнады, ике уенда җиңү яулады һәм 5 очко туплады. Россия Шахмат федерациясе президенты, халыкара класслы, уеннарның баш хөкемдары Станислав Янушевский шәхсән үзе район хакимиятенә, талантлы шахматчылар тәрбияләгән өчен тренер Геннадий Зыковка рәхмәт белдерде.

Балалар бу ярышларда осталык һәм тәҗрибә тупладылар, күңел күтәренкелеге алдылар. Алар өчен үзебез яшәгән "Колос" санаториенда дәвалау һәм шәһәрнең истәлекле, матур урыннарына экскурсияләр оештырылды. Ярышларга баруда финанс ярдәме күрсәтүне оештырган өчен балалар исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдиновка, шулай ук балаларга карата кайгыртучанлык күрсәткән Нур Ибраһимовка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Рамил Талибуллин, тренер-укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев