Җәлил гимназиясе укучысы региональ конкурс лауреаты булды
Талантлы, нинди эшкә алынса да, булдыра торган яшьләребез күп безнең. Аларның берсе - Җәлил гимназиясенең 10 "Б" сыйныфы укучысы Гүзәл Миназова. Гүзәл яшүсмерләр арасында уздырылган Владимир Вернадский исемендәге тикшеренү эшләре региональ конкурсы лауреаты булды. Ул инглиз теле белән мавыга, шуңа күрә эшен дә ул "Инглиз мәкальләрен рус һәм татар телләренә...
Талантлы, нинди эшкә алынса да, булдыра торган яшьләребез күп безнең. Аларның берсе - Җәлил гимназиясенең 10 "Б" сыйныфы укучысы Гүзәл Миназова. Гүзәл яшүсмерләр арасында уздырылган Владимир Вернадский исемендәге тикшеренү эшләре региональ конкурсы лауреаты булды. Ул инглиз теле белән мавыга, шуңа күрә эшен дә ул "Инглиз мәкальләрен рус һәм татар телләренә тәрҗемә итүнең үзенчәлекләре" дигән темага сайлады. Гүзәл, мәктәпне алтын медаль белән тәмамларлык итеп, яхшы укый. Ул бик актив, волейбол белән шөгыльләнә, машина йөртү таныклыгы алырга укый. Хайваннар җәнлекләр ярата, өендә тойтерьер токымлы эт асрый.
Гүзәлнең эш җитәкчесе - гимназиянең инглиз теле укытучысы Эльмира Гәрәйшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев