Җәлил бистәсендә менә инде дүртенче ел өлкәннәр өчен компьютерга өйрәнү курслары үткәрелә. Быел ул 2нче санлы мәктәп базасында оештырылган. - Уналты кеше ике ай дәвамында атнага өчәр мәртәбә шөгыльләнделәр, бик яратып йөрделәр, - ди ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова. - Дәресләрне яшь укытучы Альбина Сәфәргалина алып барды. Пенсионерлар берлегенең район...
Җәлил бистәсендә менә инде дүртенче ел өлкәннәр өчен компьютерга өйрәнү курслары үткәрелә. Быел ул 2нче санлы мәктәп базасында оештырылган.
- Уналты кеше ике ай дәвамында атнага өчәр мәртәбә шөгыльләнделәр, бик яратып йөрделәр, - ди ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова. - Дәресләрне яшь укытучы Альбина Сәфәргалина алып барды. Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе инициативасы белән оештырылган бу курслар ярдәмендә хәзер өлкәннәр терминаллар, Интернет кебек замана мөмкинлекләреннән оста файдалана алалар.
Нет комментариев