САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үлемсез полк” акциясенең чираттагы катнашучысы - Алиуллина Таңсылу

Минем бабам Мөхлиев Рәис Мөхлисулла улы 1925нче елда Сарман районы Әлмәт авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

1943нче елда 18 яше дә тулмыйча 5 абыйсы артыннан Бөек Ватан сугышына китә. Ул Орел – Брянск – Курск юнәлешендә 114 нче полкта рядовой разведчик һәм стрелок булып хезмәт итә. 1944 нче елда каты яраланып, госпитальда бик озак дәвалана һәм туган авылы Әлмәткә әйләнеп кайта. Ә бабайның 5 абыйсы - Әхмәтвәли, Әхмәтша, Мөхәммәтша, Мөхәммәтхан, Котдус абыйлары сугыш кырында ятып калалар. Бабаем үзенең батырлыклары өчен 1941-1945 нче еллар Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Әхмәтвәли, Әхмәтша, Мөхәммәтша абыйларының һәрберсенең икешәр баласы ятим, ә хатыннары тол кала. Сугыш гарасаты кагылмаган бер йорт, берәр гаилә я авыл калды микән? Бу афәт һәр өйнең ишеген шакыган. Инде ил–көннәребез имин булсын, яңадан ул мәхшәрне күрергә язмасын.
Быел без Җиңү бәйрәменең 75 еллыгын үткәрәбез. Мин бабаем белән горурланам һәм “Улемсез полк” акциясендә онлайн форматта катнашып аның турында сөйли алуыма куанам.
Алиуллина Таңсылу, 9 яшь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев