Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары кошлар кайтуга әзер
Игелекле гамәл кылу өчен мөмкинлекләр күп. Кешеләргә генә түгел, кошларга да ярдәм итәргә була.
Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары, "Күчмә кошларны каршы алабыз" акциясенә кушылып, канатлы дуслары кайтуга матур оялар элгәннәр. Беркем дә читтә калырга теләмәгән. Хәзер мәктәп ишегалдындагы юкәләрдә матур оячыклар барлыкка килде. Алар укучыларга да сөенеч китерәләр. Мондый матур чаралар табигать турында кайгыртырга ярдәм итәләр.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев