САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Ләйсән” балалары күренеп торалар

Бүген район үзәгендәге “Ләйсән” балалар бакчасында киң масштаблы “Күренеп тор” профилактик акциясе кысаларында “Кайгыртучан әни” чарасы үткәрелде.

Ул балалар, аларның әти-әниләре арасында яктылык кайтаргыч элементларны пропагандалауга юнәлдерелгән иде. 

Чарада зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменнән әниләре белән Дилә, Динә, Булат, Язгөл, Әдилә һәм Фирүзә катнаштылар. Әниләр яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте, куллану үзенчәлекләре турында сөйләделәр, ә балалар яктылык кайтаргыч элементлар беркетелгән киемнәр белән мода күрсәттеләр. Аларның һәркайсы билгеле бер номинациядә җиңүче дип табылды. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова аларны киләчәктә дә юлларда сак булырга, яктылык кайтаручы элементларны һәрвакыт кулланырга чакырды. Җиңүчеләр, әлбәттә, бүләкләргә ия булдылар. 

Бакчаның әзерлек төркеме тәрбиячесе Гөлнира Федорова әти-әниләрнең балаларга карата җаваплылыгы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев