Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Күтәмәле мәктәбен ике укучы тәмамлый

Бүген Күтәмәле авылы мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. 9 сыйныфны тәмамлаган ике укучы өчен ул, чыннан да, соңгы тапкыр яңгырады. 4 сыйныфтан бишенчегә ике укучы күчтеләр.

Чыгарылыш сыйныф кызларын һәм башка укучыларны тәбрикләргә җирлек, район җитәкчеләре, әти-әниләр килделәр.

Иң элек мәктәп директоры Радис Мәрданшин хәер-фатихасын бирде, изге теләкләрен җиткереп, 9 сыйныфны тәмамлаган Розалия белән Альбинага – уңышлар, башка укучыларга имин яллар теләде. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, район һәм җирлек Советы депутаты, “Сарман-информ” җитәкчесе-баш мөхәррир Альбина Сабирова да матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Әти-әниләрнең, укытучыларның да күңел түрендә йөрткән җылы сүзләре бар иде. 40 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе булган ветеран укытучы Гөлүсә апа Маликова теләкләрен шигырь юлларына салган иде.
Укучылар да, рәхмәт йөзеннән, матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Тантананы мәктәпнең директор урынбасары Ландыш Сираева алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев