Кул эшләре осталары арасында конкурс. Сарманнан Камәрия Миннуллина
Кулы белгән кешегә рәхәт инде, дияргә яратабыз без. Ә нигә әле синең яки минем кулдан килмәскә тиеш ул эш? Менә Сарманда яшәүче Камәрия Миннуллина да өченче класста укыганда ук чигә башлаган булса да, газета кәгазеннән төрле эшләнмәләр ясарга узган елның ноябрендә генә өйрәнгән. - "Шәфкать"тә ял иттем ул чакта. Шунда...
Кулы белгән кешегә рәхәт инде, дияргә яратабыз без. Ә нигә әле синең яки минем кулдан килмәскә тиеш ул эш? Менә Сарманда яшәүче Камәрия Миннуллина да өченче класста укыганда ук чигә башлаган булса да, газета кәгазеннән төрле эшләнмәләр ясарга узган елның ноябрендә генә өйрәнгән.
- "Шәфкать"тә ял иттем ул чакта. Шунда түгәрәккә йөреп өйрәндем, - ди үзе Камәрия ханым. - Бер мавыгып киткәч, шулкадәр бөтереп ала, кайбер әйберләрне бер утыруда үреп куям. Зурларын ясауга егермешәр көн дә китә. Оныкларга да өйрәтәм әкренләп. Газета кәгазе эшләргә җайлы материал, фантазияңне җигеп, әллә ниләр үрергә була, хуҗалыкта файдалылары да күп. Соклардан бушаган тартмалардан да төрле савытлар ясыйм, аларын Интернеттан өйрәнгән идем. Дуслар, танышлар, бу эшләнмәләремне күреп, сокланалар.
Кечкенәдән кул эшләрен яраткан ул. Мәктәптә укыганда түгәрәкләр булмавына хәзер дә уфтана. Дөрес, чигәргә дә иртә өйрәнгән, крючок белән кулъяулык кырларын читләгән, карават кырына куела торган япмаларны чиккән. Матурлыкны күреп, күңел җылысын биреп башкарган һәрнәрсә үзе дә җылы тарата. Әйберләренең башкаларда соклану тудыруы, алар күңеленә дә бераз булса да җылылык сала алуы белән бәхетле Камәрия ханым.
Ихаталы йортта торгач, аның башка эшләре дә җитәрлек. Хатын-кызның хуҗалыкта эше болай да әзмени? Шулай да кышкы озын кичләрдә, кайчак, эч пошканда, менә шундый мавыгулар бик кирәк ул. Әле менә безнең газетаның 85 еллыгы уңаеннан конкурс игълан итүебез турында укыгач, үзенең үргән әйберләренең кайберләрен күтәреп килеп җиткән. Әле аларның кайсын -лаклыйсы, кайсын буяп куясы бар. Ә аларның инде болай да күңел биреп эшләнгәнлеге күренеп тора.
Сездән дә конкурска газета кәгазеннән ясалган эшләнмәләр яисә газетага багышланган башка кул эшләре көтәбез, хөрмәтле газета укучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев