САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

Кубок – Сарман футбочыларында!

«Айтуган» спорт залының эш графигында якшәмбе көнне дә ял юк. 7 декабрьдә анда районның билгеле тарихчысы, яшь буында спортка карата мәхәббәт тәрбияләгән күренекле шәхес Наил Сафинның истәлегенә футзал буенча VI турнир үткәрелде.

Ярышларга алты команда килде. Беренче булып сүзне Наил Сафинның улы Шамил алды.

– Быел зурлар арасында турнирга нокта куябыз. Киләсе елдан, Аллаһ теләсә, уеннар балалар арасында оештырылачак, – диде ул.

Наил Мирхафизан улының шәкертләре гүзәл затларга – остазның тормыш иптәше Регина Ганиевнага, кызы Индирага, сеңлесе – Татарстан Республикасының халык артисты Фәридә Сафинага истәлек бүләкләре тапшырдылар.

– Афәрин, җыелып килгәнсез, шаккатым. Бу ярышларга беренче килүем. Казанда да болай тиз арада җыела алмыйлардыр, – диде күренекле якташыбыз.

Командаларны ике төркемгә бүлделәр. Алардагы уеннар нәтиҗәләре буенча Иске Кәшер авылы һәм «Триумф» (Лениногорск шәһәре) командалары өйләренә вакытыннан алдарак кайтып китә алдылар. Беренче ярымфиналда районның «SMR» командасы «Актүбә» командасын 7:1 исәбе белән җиңелергә мәҗбүр итте. Икенче ярымфиналда да артык көрәш булмады – Әлмәт шәһәренең «Тайфун» командасы «Алмаз-Бөгелмә» командасын 5:0 исәбе белән җиңде.

Димәк, өченче  урын өчен уенда актүбәлеләр белән бөгелмәлеләр ярышачак иде. Соңгыларының капитаны үзенекеләргә гел көч-дәрт, киңәшләр биреп торды. Исәпне дә Бөгелмә командасы ачты, тик «Актүбә» тиз генә ике гол белән җаваплады. Командаларның капкачылары да үз биләмәләрен бик оста сакладылар. Нәтиҗәдә Бөгелмәлеләр 5:4 исәбе белән өстенлек күрсәттеләр. Финал уены исә чын драмалы булды. Уенның беренче өлешеннән соң, әлмәтлеләр 1:0 исәбе белән алга киттеләр. Безнекеләр ике тапкыр рәттән штангага да эләктеләр. Кызганычка каршы, «Син кертмәсәң, үзеңә кертәләр» дигән әйтем бу юлы да үз көчендә булды. «Тайфун» ике гол белән алга чыкты. Район футболчыларын җанатарлар алга әйдәделәр. Менә әлмәтлеләр капкасына беренче туп та керде. Тагын бер момент – кунакларның сакчысы тупны бушап калган капка сызыгыннан тибеп чыгарды! Уенның соңгы мизгелләре... Бер секунд калды һәм... 2:2! Пенальти сериясендә сарманлылар 2:0 исәбе белән көчлерәк булдылар – ниһаять, җиңү районга кайтты.

Җиңүчеләрне һәм призерларны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, Шамил Сафин, Регина Ганиевна, танылган тарихчының бертуганнары Камил, Фәридә Сафиннар бүләкләделәр.

Турнирның иң яхшы капкачысы булып «Алмаз-Бөгелмә» командасыннан Радель Зиннәтуллин танылды. Сакчылар арасында – Айзат Саттаровка («Тайфун»), һөҗүмчеләр арасында Таһир Закировка («Актүбә») тиңнәр булмады. Иң яхшы уенчы исеменә районның «SMR» командасыннан Наил Яһудин лаек булды.

Иң яхшы командалар һәм уенчылар грамоталар, медальләр, кубоклар, махсус призлар белән бүләкләнделәр, үзенчәлекле лотереяда уңышны сынап карадылар. Киләсе елга мәйданда яшьрәк спортчылар очрашачак. Шулай да аларның өлкәнрәк иптәшләре турнир белән озакка саубуллашмаслар дигән өмет бар, чөнки Шамил Наил улы сүзләре буенча, юбилейлы елларда аларны да ярышларга чакырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев