Хәзерге пенсионерлар заманча яшәргә тырышалар. Күтәмәле авылы апалары да, һәр кичне "Сыргалым" казах фильмының чираттагы сериясен карагач, "нишләп таяк тотып йөриләр икән", дип аптырамагыз: финнарча йөрешкә чыкканнар алар. Актив тормыш, сәламәт яшәү рәвеше алып бару Кифая, Әлфия, Нурия апаларның һәм тагын берничә кешенең инде режимына кергән. Әлбәттә, скандивания йөреше -...
Хәзерге пенсионерлар заманча яшәргә тырышалар. Күтәмәле авылы апалары да, һәр кичне "Сыргалым" казах фильмының чираттагы сериясен карагач, "нишләп таяк тотып йөриләр икән", дип аптырамагыз: финнарча йөрешкә чыкканнар алар. Актив тормыш, сәламәт яшәү рәвеше алып бару Кифая, Әлфия, Нурия апаларның һәм тагын берничә кешенең инде режимына кергән. Әлбәттә, скандивания йөреше - яшенә, сәламәтлек торышына, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамыйча бөтен кешегә дә шөгыльләнергә ярый торган спорт төре. Тик һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Һәммәгезгә дә сәламәт тән һәм сәламәт рух, дуслар!
Нет комментариев