Көз сарманлыларга ничек тәэсир итә?
XVIII гасырга кадәр Рус дәүләтендә көз 23 сентябрьдән 25 декабрьгә кадәр дәвам иткән.
Гомер буе экваторда яки планетаның үзәк өлешендә яшәүчеләр көзнең нәрсә икәнен белмиләр.
Көзге үзгәрешләрне иң элек хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы сизә. Мәсәлән, ата себер әрләннәренең күләме гадәти размерларыннан 17 тапкырга арта.
Ышанулардан күренгәнчә, коелганда күпме яфрак тотсаң, киләсе елда бәхетле айларың шулар санынча була. Көзге яфраклар уңыш һәм иминлек алып килә, дип санала.
Көз җитү белән, күпләр депрессиягә бирелергә мөмкин. Бу көннең кыскаруы һәм кояш нурларының интенсивлыгы кимү белән бәйле.
Көз көне күп кенә тере организмнарның, шул исәптән кешенең дә, биоритмнары үзгәрә. Көн кыскару, яктылык кимү йокы циклына, шулай ук йокыны көйләүче гормон – мелатонинга йогынты ясарга мөмкин.
Көз көне атмосфера басымы тибрәлешләре дә була. Моның кешенең сәламәтлегенә тәэсир итүе дә ихтимал, бигрәк тә басым уйнауга сизгер кешеләрнекенә.
Күп кенә илләрдә көз көне спорт сезоны башлана, бигрәк тә Америка футболы, хоккей һәм баскетбол уеннары өчен.
Астрономик көз көзге көн һәм төн тигезлеге көнне башлана. Төньяк ярымшарда ул 22 яки 23 сентябрь көнне була, көньяк ярымшарда – 20 яки 21 март көнне.
Көз көне күк йөзен күзәтүчеләр метеор яңгырлары белән хозурлана алалар. Мәсәлән, Орионида атылучы йолдызлар тамашасын күрсәтә ала. Аның иң югары ноктасы октябрь аенда була.
Кайбер кешеләрдә көз көне югары сизгерлек һәм эмоциональлек күзәтелә. Бу көн кыскару, көннәр суыту, хәтта уку елы һәм сезон башлану белән бәйле булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев