“Кояшкай” кечкенәләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы беләләр
Район үзәгенең “Кояшкай” балалар бакчасында зурлар төркемендә шөгыльләнүче балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тырышып өйрәнәләр.
Төркемдә кагыйдәләргә багышланган махсус почмак бар. Андагы буклетлар, лэпбуклар, китаплар, пазллар һәм башкалар балаларның беренче ярдәмчесе булып тора. Ә почмакны җиһазларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлеге, ЮХИДИдә хезмәт куючы инспектор абыйлары ярдәм иткән.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү машинага тапталмас өчен кирәк, - диләр балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев