Коронавирустан вакцинаны барлык көннәрдә дә ясатып була
Җәмгыять

Коронавирустан вакцинаны барлык көннәрдә дә ясатып була

.

“Коронавирустан вакцинаны көн саен ясатып була”, - дип хәбәр иттеләр район үзәк хастаханәсеннән. 
 Бәйрәм көннәре коронавирустан вакцина ясату өчен киртә була алмый. Аны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлекчәләрендә көн саен ясыйлар. Бер уңайдан исегезгә төшереп үтәбез: кабул итү бүлмәсе белән берләштерелгән ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү бүлекчәсе көн саен тәүлек буе эшли. Ә инде моңа өстәп, 4 һәм 8 май көннәрендә район үзәк хастаханәсе поликлиникасында прививка кабинеты гадәти режимда эшләячәк.

 Зөлфия Шәрипова язмасы


Нет комментариев