Конференциягә делегат сайланды
Делегат итеп партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Фәрит Хөснуллинны сайладылар.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе XXVII Конференция эшен башлап җибәрде. Анда 46 делегат, шул исәптән авыл җирлекләре башлыклары, җирле контроль комиссиясе әгъзалары катнаштылар. Конференцияне район башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендә “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең 9 июньдә Казанда узачак XXXIII Конференциясенә делегатлар сайлау каралды. Делегатлар, ачык тавыш бирү юлы белән, конференциягә делегат итеп партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Фәрит Хөснуллинны сайладылар.
Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев