Колмәттә Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара үтте
Кичә Колмәт мәдәният йортында балалар белән татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара үтте. Тукай балалар өчен бик матур шигырьләр, әкиятләр язып калдырган. Балалар шигырьләрне оста итеп сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. "Шүрәле", "Су анасы" дигән уеннарда бик яратып катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар белән бергәләшеп халык...
Кичә Колмәт мәдәният йортында балалар белән татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара үтте. Тукай балалар өчен бик матур шигырьләр, әкиятләр язып калдырган. Балалар шигырьләрне оста итеп сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. "Шүрәле", "Су анасы" дигән уеннарда бик яратып катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар белән бергәләшеп халык гимнына әверелгән "Туган тел" җыры башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев