«Кояшкай» балалар бакчасында шигъритерапия үтте
Мәгариф

«Кояшкай» балалар бакчасында шигъритерапия үтте

.

28 июль көнне «Кояшкай» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Без балачак иленнән» дип исемләнгән шигъритерапия үтте. Ул районыбыз горурлыгы – галим, язучы, сабый җанлы шагыйрь Дамир Гарифуллин иҗатына багышланды. Балалар аның «Ишегалды», «Кикринур», «Бакакак», «Тылсымлы шакмаклар» дигән җыентыкларыннан шигырьләр укып хозурландылар.


Нет комментариев