САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күктау авылы янында 40 яшьлек ир-ат мәете табылган

Сарман районында, Күктау авылы янында Игәнә елгасында бер ир-ат баткан. Шул хакта 112 бердәм номерына төнге өчтә хәбәр иткәннәр.

Иртән 7нче янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме 40 яшьлек ир-атның мәетен яр буеннан 10 метр ераклыкта табып алган. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.

Шунысын да искәртик: төнлә мондый урыннарда коену – судагы фаҗигаләрнең еш очрый торган сәбәбе.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев